МОДЕРНИСТ и. фр. Әдәбият һәм сәнгатьтә модернизм алымнары кулланып иҗат итүче автор. Модернист имам әлеге исемдә бернинди гөнаһ та күрми. Р.Зәйдулла. Бит модернист ул – үтә чыккан индивидуалист. Р.Фәйзуллин. XX йөз башындагы татар модернист авторларының традицияләрен үстереп, яшәештәге төп кануннарны аерып чыгару омтылышы ясый ул [Ф.Бәйрәмова]. Д.Заһидуллина



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә