МОДЕРНИЗА’ЦИЯЛӘҮ ф. Модернизация ясау; яңарту. [Машиналарны арттыру проблемасын] күбрәк иске станокларны модернизацияләү исәбенә хәл итәргә туры килер. Г.Әпсәләмов. Шулай ук әзерләү, төпләү, басу цехларында зур күләмле модернизацияләү эшләре башкарыла. Ватаным Татарстан

Модернизацияләп бетерү Барысын да модернизацияләү. Әгәр без тарифларны арттыру хисабына бу акчаларны янга калдырсак һәм аны шушы тармактагы реформаларга тотсак, тагын сигез елдан әлеге системаны тулысынча модернизацияләп бетереп, ТКХны бу өлкәгә бизнесменнарның инвестицияләрен җәлеп итәр дәрәҗәгә күтәрер идек. Татарстан яшьләре

Модернизацияләп килү Билгеле бер вакыттан башлап модернизацияләү

Модернизацияләп тору Даими яки регуляр рәвештә модернизацияләү. Бүгенге көндә исә әлеге авиакомпания тәҗрибәле топ-менеджмент, алгарышлы үсеш стратегиясенә ия һәм һава флоты паркын актив рәвештә модернизацияләп тора. Ватаным Татарстан

Модернизацияләп чыгу Һәрберсен, барысын да, тулысынча модернизацияләү

Модернизацияли башлау Модернизацияләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә