МОДЕРНИЗА’ЦИЯ и. 1) Нәрсәне дә булса заман таләпләренә яраклаштырып үзгәртү, яңарту эше. Без бит хәзер модернизация, яңа технологияләр заманында яшибез. Г.Гыйльманов. Гамәлдәге система нигезендә болайрак килеп чыга: реформа, модернизация, яңалык кертү, дибез дә, аны-моны уйламыйча, эшне башлыйбыз. Р.Вәлиев

2) Элек кулланылышта булган яисә искерәк әйберләрне үзгәрешләр кертеп камилләштерү, яңарту, башка шартларда куллану өчен җайлаштыру. Бүген биредә модернизация – производствоны яңа автомат линияләр белән җиһазландыру бара. Ватаным Татарстан. Соңгы дүрт елда гына да биредә 800 Т-150, 200 К-700А тракторларын, 40 «Дон-1500» комбайнын яңартып, модернизация үткәреп, тагын берничә ел ремонтсыз эшләрлек хәлгә җиткергәннәр. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә