МОДЕРН и. фр. махс. XIX йөз ахыры – XX йөз башы архитектура һәм гамәли сәнгатендәге стиль юнәлеше. – Модерн! – Бервакыт, Кулларын һавада уйнатып, Шулай дип кычкырды берәү Һәм йөгереп килде Киерелгән киндер каршына. Н.Хисамов. Икенче бөтендөнья сугышы чорында җимерелгән бина урынына салынган Термини вокзалы бу тирәдәге бердәнбер модерн ысулындагы бина иде. М.Юныс. Газинур Морат – модерн шагыйрь, киң күңелле кеше, әмма, шигыреннән башка, мохтаҗларга таратырлык маясы юк. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә