МОДЕРА’ТОР и. лат. 1) муз. Музыкаль инстументларның тавышын киметә, әкренәйтә торган җайланма

2) тех. Машиналарның тизлеген көйләү җайланмасы

3) Интернеттагы теге яки бу сайтта, аралашу мәйданында җаваплы кеше; төркем җитәкчесе. Бераз соңрак бу игълан модератор тарафыннан юкка чыгарылган. Шәһри Казан. Модератор тикшергәннән соң, хәбәр сайтта пәйда булачак. Казан утлары. Модератор билгеләп узганча, әлеге форумга шундый зур әһәмият бирелүе Татарстан җитәкчелегенең интеллектуаль милек үсешенә җитди игътибар юнәлтүен дәлилли. Ватаным Татарстан

4) Нинди дә булса өлкәдә, юнәлештә җаваплы кеше. Татарстан Президентына республика авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча яңа проектны модератор, «Агропаркменеджмент» идарәче компаниясе җитәкчесе Юрий Шевченко тәкъдим итте. Ватаным Татарстан. Ике көнгә генә килгәндә, модератор безнең илдәге көнкүреш мәшәкатьләренә төшенергә өлгерми, билгеле. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә