МОДЕЛЬЛЕ с. 1) Билгеле модельдәге, типтагы. Шубаринны исә үлемнән могҗиза белән Нәргиз саклап калды: хатын-кызга хас эчке тоем белән ул җиденче модельле кызыл «Жигули»ның бина артыннан, караңгыдан шуып чыгуында ниндидер хәтәр-хәвеф барлыгын сизеп алган иде. Р.Мирхәйдәров. АКШта цифрлы тапшыруларны кабул итми торган модельле телевизорларны яңа мөмкинлекле плазма, сыек кристаллыларына алыштыралар икән. Татарстан яшьләре 2) Иң соңгы мода буенча эшләнгән, модалы, үзенчәлекле, эксклюзив. Куртка сүтеп, дублёнка тегүдән эш башлаган «Йомшак Алтын» бүген 60 төр модельле чүәкләр җитештерә. Татарстан яшьләре |