МОДЕЛЬЕР и. фр. Яңа кием фасоннары, модельләр (1 мәгъ.) уйлап табу, тегү белгече. Әллә кай арада яңалыкны эзләп таба [Венера], һәр ачышка башкалардан алдан барып өлгерә, кем әйтмешли, соңгы җөйне төенләп бетергәнен дә көтмичә, модельерларның кулыннан тартып алып, өр-яңа үрнәкләргә төренеп, сәхнәгә дә чыгып өлгерә. К.Кәримов. Мода дөньясында танылган модельер Вячеслав Зайцев безнең дизайнерлар белән хезмәттәшлек итәргә ризалык белдерде. Шәһри Казан |