МОДЕЛЬ и. фр. 1) Үрнәк, өлге өчен эшләнгән әйбер. Без әле генә кереп чыккан җир өй ул – бер модель генә, бу тирәдә яшәгән берәр кавемнең кайсыдыр чорда яшәп киткән куышы... Ф.Бәйрәмова. Иң элек эскиз – модель рәсеме эшләнә. Татарстан яшьләре. [Н.Әюпова:] Мин модельләремдә нигездә натураль ефәк кулланам. Сәхнә

2) Форма, ысул, калып. Ләкин ул модель без күз алдына китергән өлгегә туры килми, әлбәттә. Ә.Баян. Әле бит һәр язучы жанрның яңа моделен тудырырга омтыла. Т.Галиуллин. Болар сөйләр өчен кызыклы булсалар да, кешеләрне туктаусыз низагта яшәмәскә чакырсалар да, реаль тормышта модель була алмыйлардыр шул. Т.Миңнуллин

3) тех. Берәр нәрсәнең кечерәйтеп ясалган үрнәге яки схемасы. Галәмне өйрәнә барып, астрономнар күзәтүләр нигезендә торган саен катлаулырак һәм төгәлрәк модельләр төзиләр, бу модельләр торган саен күбрәк космик күренешләрне аңлатып бирә алалар. Галәм. Җир. Кеше. [Укучыларның] кайсы очкыч, кайсы көймә модельләре ясый, классик бию түгәрәкләрендә, сынлы сәнгать студияләрендә иҗат серләрен үзләштерсә, кайберләре журналистикада, шигърияттә каләм тибрәтү күнекмәләрен ала. Мәгърифәт

4) Төрле машина, конструкция, механизм һ.б. тибы. Аларны аңларга иң соңгы модель электрон-хисаплау машиналарының да башы җитмәс. А.Хәсәнов. Телевизорны алганда, ничек сөенгән иде ул! Плазма экранлы, соңгы модель дип, дусларына да мактанды бит әле! А.Галиева. Җайланма кесә телефоннарының теләсә кайсы моделенә тоташтырыла ала. Мәдәни җомга

5) тех. Эретеп кою эшендә кулланыла торган калып, өлге

6) Хакимияттә, идарә итүдә билгеле бер юнәлеш, алым, ысул. Яңа идеяләрне үстереп, дөньяга яңа үсеш модельләре тәкъдим итә алганда, бу гаделсезлеккә каршы торырга, дөньядагы көчләр торышын яхшыга үзгәртә башларга мөмкин. Р.Минһаҗ. Гадәттә кешеләр үз фикерләрен башкаларга тагарга омтыла, ә кулында хакимият тә булса, ул аларны бөтен җәмгыятькә тагарга тырыша. Р.Хәким. Танылган сәясәт белгече Дмитрий Бадовский да әнә: «Хакимиятнең яңа моделе – Медведев һәм Путин тандемы туды», – дип исәпли. Шәһри Казан

7) Үрнәк, өлге итеп тегелгән төрле фасондагы индивидуаль киемнәрне подиумнан, сәхнәдән халыкка тәкъдим итүче кеше. Әйтик, татар фамилияле модель Ирина Шәйхелисламова белән гаилә корырга җыенган футболчы Криштиан Роналду 38 миллионлык хезмәт хакы белән җиденче урынга урнашкан. Ватаным Татарстан. Төрле илләрдән җыелган абруйлы жюри фикеренә караганда, татарстанлы дөньяда иң яхшы модель дип танылды. Шәһри Казан

8) Рәсемле журналлар, реклама плакатлары һ.б.ш. өчен фотосурәткә төшү белән шөгыльләнүче кеше. Модельләргә килсәк, мин беренче төшергән модель – татар егете Эмиль Шига. Ватаным Татарстан

9) Портрет ясаганда, карап ясар өчен, рәссам алдында торучы кеше. --- картинаны эшләгәндә, артистка Нәфыйга Арапова модель булган, хәзер каберләре янәшә ---. Э.Шәрифуллина. Нишләсен, кызның образын тулысынча нәфис итеп күрәсе килгән рәссам, эш кулларга барып җиткәч, икенче модель чакырырга мәҗбүр була. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә