МОДАЛЬЛЕК и. лингв. Сөйләүченең сөйләм эчтәлегенә, сөйләмнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели һәм аны кереш сүзләр, интонация, фигыль төркемчәләре, хәбәрлек сүзләр һ.б. аша белдерә торган грамматик категория. 5 нче сыйныф укучысы татар телендәге кушымчаларның (аларның санын күз алдына китереп карагыз) сүз ясагычларга, модальлек белдерә торганнарга, бәйләгечләргә бүленешен яттан белергә тиеш! Х.Ширмән. Белгәнебезчә, модальлек – киң мәгънәдә сөйләмнең чынбарлыкка төрле-төрле мөнәсәбәтен белдерү дигән сүз, һәм ул күп төрле тел чаралары – морфологик, синтаксик, фонетик һәм лексик чаралар ярдәмендә башкарыла. Татар теле морфологиясе |