МО’ДАЛЫ с. 1) Мода таләпләренә туры килә торган. – Ярый. Керегез, – диде министр ханым, үзе, модалы кыска күлмәгенең итәген тарткалап куйгач, кабинетына алдан кереп китте. Г.Ахунов. Кырык еллардан соң бу тунның дөньяда иң модалы киемгә әйләнгәнлеге әлбәттә гаҗәп. М.Мәһдиев. Ә аның [Сафый Насыйбуллинның] улы өстендә иң модалы кием булса да, башында, һәрвакыттагыча, кәләпүш. Р.Солтанова 2) Билгеле бер җәмгыятьтә кабул ителгән, киң таралган, актив кулланылышта булган. Республикабыз матбугатының дистәләрчә еллар буена тупланган матур традицияләре бар. Төрле-төрле модалы агымнарга кушылып, ул традицияләрне югалтмаска, саклап калырга кирәк. Казан утлары |