МО’ДА и. фр. 1) Билгеле бер җәмгыятьтә ниндидер бер вакыт аралыгында кием-салымга, тормыш кирәк-яракларына һ.б. бәйле рәвештә зәвыклар өстенлеге. – Төпчек малай җибәрә, – диде түшен тагын да киереп Галикәй. – Мода үзгәргән саен, биш-алты посылка чүпрәк сала! А.Гыйләҗев. Ул [әнием] Мәскәүдә яшәгән. Кистергән чәчле, шул заман модасында, бик затлы киемнәрдән. А.Хәсәнов. Тукаемны, Такташымны сөйми, Имеш, алар – авыл җырчысы. Мода өчен затлы китап җыя, Тик опера, имеш, «моңлы»сы. Р.Зәкуан 2) Заман һәм сезон таләпләренә бәйле рәвештә, кешеләрнең зәвыгына туры килерлек кием үрнәкләре. Интизар торып баскач, аның гәүдәсенә сыланып торган соңгы мода белән тегелгән костюмына, кардай ак күлмәгенә, якасына килеп кунган кара күбәләгенә, бармагындагы имән чикләвеге кадәр кашлы йөзегенә карап, мәҗлестәге барча кыз өнсез калды. Р.Вәлиев. Төсле-ялтыравык мода журналларында ир-атлар өлгесе итеп бирелә торган фотосурәтләрең бер читтә торсын, чынлаптыр менә... Р.Низамиев. Мода белән кызыксынучыларның сорауларына модельерлар, дизайнерлар һәм башка белгечләр җавап бирде. Өмет 3) сөйл. Аерым бер чорда, җәмгыятьтә, бер төркем кешеләр арасында уңай дип кабул ителгән яисә өстенлек алган күренеш, эшчәнлек, киң таралган гадәт, фикер, юнәлеш һ.б. Зәйнуллина апа үзе татар мәктәбендә укытса да, Луиза русча укыды. Ул елларда мода шулай иде. Н.Фәттах. Гомумән, ул елларда русча әйбәт белү, чатнатып нәкъ русларча сөйли белү хакында сүз куертулар модада иде. М.Госманов. Мәркәзебезнең унике клубына һәм дүрт сарайга (театр биналарында концерт кую модасы юк иде) шау-гөр килеп халык җыела, җыр белән шигырь, музыка белән юмор үрелеп бәйрәмгә әверелә иде. К.Кәримов ◊ Модага керү 1) Модалы булып китү. Төркиядә кызыл төстәге, чуклы фәсләр ХIХ гасырның беренче яртысында модага кергән. А.Тимергалин. Хәзер ниндидер формасыз, абстракт дип әйтерлек рәсемнәр модага кереп китте. И.Сираҗи; 2) Гадәткә керү, җәмгыятьтә кабул ителә, кулланыла башлау. 80 нче еллар ахыры – 90 нчы еллар башында бездә диссидентлык модага кергән иде. Р.Фәтхерахманов. Ул елларда эшмәкәрлек модага кереп киткән иде, кем гәзит-журнал чыгара, кем – китап, дигәндәй... Р.Миңнуллин; 3) Киң таралу; игътибар үзәгендә булу, кызыксыну уяту. Хатыннары яраткач, аларның кодрәтле икенче яртылары да соңгы елларда аеруча җанланып, аеруча модага кереп киткән балет сәнгатен ошатырга тиеш булып чыга бит инде! Р.Вәли. Мине бер тенденция сагайта: тарихи романнар язу модага керде түгелме? Казан утлары. Модага иярү Заман таләпләренә буйсыну; башкалардан күреп эшләү. Күптән түгел Лас-Вегаста (Казанныкыннан зуррак), Парижда (Казанныкыннан кечерәк) шулай ук пирамидалар төзелде, ләкин алар – барыннан да бигрәк модага иярү һәм архитектура стиле. С.Гарифуллин. Чөнки бу вакытта киң таралган модага ияреп, егетләрнең күбесе матросларныкына охшаш киң балаклы чалбарлар кисә, Рудольфныкы урта буйлы гәүдәсенә артык сыланган, артык тар булуы белән әллә кайдан күзгә ташланып тора иде. Р.Вәли. Модадан артта калу Киенү, яшәү рәвеше һ.б. белән мода таләпләренә туры килмәү. Үзең модадан артта калган син, акыл өйрәткән буласың ---. А.Нуруллин. Модадан чыгу Төсе, формасы, тегелеше һ.б.ш. белән модалы булмау (кием тур.); модасы (3 мәгъ.) искерү. Шәһәрдә нинди кием модадан чыкканын беләсең килсә, аңа [Галикәйгә] гына бар. А.Гыйләҗев. Диссидентлык модадан чыкты, сайлауларда җиңүне хакимият белән әшнәлек һәм капитал тәэмин итә башлады. Р.Фәтхерахманов. Модадан төшү к. модадан чыгу. [Әбинең] Өстендә инде модадан әллә кайчан төшеп калган хәтфә тышлы жакет, башындагы биниһая киң береты астыннан ак чәчләре күренеп тора. Р.Фәизов. Модасы чыгу к. модадан чыгу. Ул адәм Ташкент өчен сәеррәк киенгән – ялык-йолык килгән күнитекләрдән, эссе булса да, үзенә зуррак булган кыйммәтле, инде күптән модасы чыккан яңа костюмнан иде. Р.Мирхәйдәров |