МОГИКАН и. Төньяк Америкада яшәгән һәм үлеп беткән индеецлар кабиләсенең атамасы һәм шул кабиләнең аерым бер кешесе. Безнең балалар Чингачгукның кем икәнен, индеецларның делавар яки могикан кабиләләре турында шундук сөйләп бирәчәкләр, ә менә океан аръягында түгел, элек үзенең газиз Татарстанындагы Актаныш районында яшәгән найман яисә кирәет кабиләләре турында берни дә белмиләр. Р.Хәким ◊ Соңгы могикан Бетеп бара, югалу алдында торган нәрсәнең дә булса соңгы вәкиле. Аннары Сахалинда теркәлгән бердәнбер айн кешесе. Исхакыйның соңгы болгары. Соңгы могиканнар... А.Тимергалин. Олыларлар соңгы могиканны, Илләр буйлап, зурлап йөртерләр. Нинди бөек халык булган, диеп, Дөнья аңа карап фикерләр. М.Галиев. Чыннан да, әгәр без – Сәйдәш заманының соңгы могиканнары – дәшми калабыз, татар халкының бөек улы-композиторы, аның тормышы һәм иҗаты турындагы драманы сөйләп калмыйбыз икән, мәдәният тарихындагы байтак сәхифәләр килер буыннар өчен күләгәдә торып калачак. С.Шамов |