МОГҖИЗАЛЫ с. 1) Гаҗәп, искитәрлек, шаккатырлык. Әлеге могҗизалы универсаль уен коралының исеме – тел! Ф.Дунай. Алар гына да җитмәгәч, түземсез тамашачылар Нуриевның могҗизалы биюен хәтта аягүрә баскан килеш тә карарга ризалаштылар. Р.Вәли

2) Серле; кызык, үзенчәлекле. Рафаэль өчен яңа, моңарчы күрелмәгән бер дөнья бит бу. Үзе күпме көтеп, күпме хыялланып тапкан яңа һәм искиткеч могҗизалы дөнья. Р.Мөхәммәдиев. Иреккә могҗизалы бер төш кенә күрәдер кебек тә тоела, аннары тагын моның чынлыгына ышана. Ф.Садриев. Менә шушы могҗизалы су минем сәламәтлегемне уңай якка хәл итте дә инде. Казан утлары

3) Гайре табигый, чынбарлыкта була алмый торган. Мич башында ятканда, түшәмдәге ботакларны, алар тирәсендәге сызык-эзләрне дә могҗизалы «шайтаннар», «җанварлар» итеп күрә булачак сынчы. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә