МОГҖИЗАВИ с. гар. Могҗиза дәрәҗәсендәге; искитәрлек, гадәттән тыш сыйфатларга ия булган. Киң күкрәкле, шома маңгайлы, маңгаена хәрефләре кыеп, матур итеп «ЗИЛ» дип язылган --- бу могҗизави машиналардан әллә нинди чит дөнья, шәһәр исләре, тузанлы иген, урак кайнары белән бергә ят бензин, ягулык-май исләре аңкып тора. А.Хәлим. Бәлки, хәерлегә булгандыр, әнә бит Сиринәнең тәне-җанында нинди могҗизави үзгәрешләр башланды... Р.Низамиев. Сугыш – җәмгыятьнең авыру халәте, дип әйтсәләр дә, мин аны яшәеш рәвешен, тормыш принципларын чагылдыручы бер могҗизави индикаторга тиңләр идем. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә