МОГҖИЗА и. гар. 1) дини Аллаһның рөхсәте һәм әмере белән пәйгамбәрләр генә күрсәтә алган гайре табигый эш, хәрәкәт, хәл. Пәйгамбәрнең вафатыннан соң асла могҗиза булмас: Ярылмас ай икегә, һәм кара таштан дөя тугмас. Г.Тукай. Ниһаять, Муса галәйһиссәламнең могҗизасы белән Нил суының канга әйләнүен, бөтен җирне һәртөрле бөҗәк-хәшәрәтләр тутыруын --- күргән Фиргавен бәни Исраилгә Мисырдан чыгарга рөхсәт бирергә мәҗбүр була. Г.Исхакый. Алар үз диннәрен пәйгамбәрләрнең могҗизалары белән куәтләргә тырышалар. И.Әмирхан 2) Кешене шаккаттыра, хәйран калдыра торган ышанып булмаслык гайре табигый вакыйга, нәрсә. Әгәр могҗиза булып, мин аякка бассам, мин аны җирдән атлатмыйча, күтәреп кенә йөрер идем... Р.Юсупова. Бу бит могҗиза! Төштә, әкияттә генә була торган хәл! Г.Гыйльманов 3) Кеше акылы кабул итә алмаслык хәл, күренеш. «Полуторка» дип, хәзерге заманда ирен читен кыйшайтып кына әйтелә торган үзе бәләкәй, үзе көчсез бер нәмәстәкәй булгандыр инде ул [машина], әмма утызынчы елларда ул Вәрәшбаш кешеләренә могҗиза булып күренде. Г.Ахунов 4) Гаҗәпләнерлек, сокланырлык, искитәрлек, гадәти булмаган әйбер, күренеш. Табигатьнең могҗизалары турында газиз балалары белән ничә тапкырлар сөенеп сөйләшмәгән ул [Бибинур]: «Хәтимә кызым, кара! Салават күпере!» «Улым Сабир, күрче, ләйсән яңгыр ява!» «Нәҗибем, бәләкәчем, синең иптәшләрең – сыерчыклар килгән!» А.Гыйләҗев ◊ Могҗиза белән Аңлатып булмаслык, гаҗәеп рәвештә. Могҗиза белән исән калган татарлар тауларга качалар. Ф.Бәйрәмова. Әгәр дә вагон эчендәге кыз могҗиза белән Зәлия булып чыкса, Ихтыяр аны күрү белән кочаклап алыр да шушы мәхшәрле көнне өйләренә кадәр күтәреп кайтыр, моннан соң беркая да җибәрмәс, һәрчак үзе янында гына тотар кебек иде. Р.Вәлиев. Ниндидер могҗиза белән аның очын кисеп алып, өстен тигезләп, «сыпырып» куйганнар диярсең... Г.Гыйльманов |