МОБИ’ЛЬНИК и. рус сөйл. Кесә телефоны, мобиль телефон. Шундый зур ыгы-зыгы тудыра алуына чиксез шатланган малай, дулкынланудан, абыйсыннан чәлеп торган мобильникны да парта астында онытып калдырган иде хәтта. И.Сәйфуллин. Иномарка хуҗалары – яңа урыс белән яңа татар – билләреннән мобильникларын тартып чыгарып, кай тарафларгадыр шылтырата башладылар. Д.Гыйсметдин |