МОБИЛЬЛЕК и. Хәрәкәтчәнлек, оперативлык, өлгерлек. XXI гасырны мобильлек гасыры диләр. С.Ибраһимова. Алар арасында белгечләр әзерләүнең сыйфатын халыкара стандартларга, хезмәт базары таләпләренә туры китерү һәм ике баскычлы укыту системасында кадрлар әзерләү шартларында профессиональ мобильлек булдыру бурычлары аеруча әһәмиятле. Фән һәм тел. Болонья процессы шулай ук университетара багланышларның һәм студентлар белән укытучыларның мобильлеге артуына булышлык итә. Мәдәни җомга |