МОБИЛЬ с. 1) Тиз хәрәкәт итү, эш башкару өчен, махсус җиһазландырылган һәм шуңа билгеләнгән. Кама – Чирмешән аралыгындагы районнарга отставкадагы һәм запастагы драгуннар күчереп утыртыла. Алар мобиль, хәрәкәтчән ландмилиция отрядларына берләштерелә. М.Гайнетдин. Мобиль бригада 2) Өлгер. Кадрлар мобиль булырга тиеш. Р.Вәлиев. Тирән үзгәрешләр барган хәзерге заманда тынгысыз, һөнәри яктан мобиль кешеләр күбрәк уңышка ирешә. С.Ибраһимова 3) Кесәдә йөртелә торган. Фукс бакчасы янына кайтып җиткәч, хәзрәтнең мобиль телефоны шалтырады. А.Тимергалин. Мобиль телефоны хитлар, роклар – Бары да сайрый шул ук сәгатьтә! С.Гәрәева |