МОБИЛИЗАЦИЯЛӘҮ ф. 1) Мобилизация үткәрү. Армияне мобилизацияләү турындагы хәбәрне ишеткәч, ни уйларга да белмәдек. Казан утлары

2) Оештыру; берәр чара үткәрү өчен, бөтен көчне туплау. Казанда Шәһәр идарәсе барлык медицина хезмәткәрләрен ваба белән көрәшкә мобилизацияләде. А.Расих. Съезд безне яңа фидакярлекләргә мобилизацияли. Ш.Рәкыйпов. Аның [О.Артёменко] фикеренчә, милли телләрдә укыту гомумроссия үзаңын тәрбияләми, гомум бердәмлекне какшата ---, мәктәп яшьләрне этник мобилизацияләү институты буларак файдаланыла. Казан утлары

3) күч. Теләсә нинди эшне башкару яки сынауны үтеп чыгу өчен, барлык көчне туплау. Димәк, ул куркыныч хәлләр туган очракта үзен мобилизацияли ала, дигән сүз. Безнең гәҗит. Авырлыклар адәми затны булсын, гаиләне булсын, мобилизацияли, күпмедер ныгыта, берләштерә дә. Ватаным Татарстан

Мобилизацияләп бетерү Тулысынча мобилизацияләү. Без барлык көчләрне мобилизацияләп бетергәч кенә бу адымга бара алачакбыз. Казан утлары

Мобилизацияләп тору Даими мобилизацияләү

Мобилизацияли башлау Мобилизацияләргә керешү. Шуңа күрә район башлыгы Альберт Хәбибуллин, язгы чәчү кампаниясен вакытында башлап җибәрү өчен, бүгеннән ук барлык көчләрне мобилизацияли башларга, дигән күрсәтмә бирде. Байрак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә