МОБИЛИЗА’ЦИЯЛӘНҮ ф. 1) Мобилизация үткәрелү

2) Мобилизация буенча җибәрелү, мобилизациягә тартылу. Әти-әнисе репрессияләнгәч, ятим үсә, мобилизацияләнгәч, [Г.Тавлин] туп-туры Казанга кайта һәм пединститутның татар бүлегенә укырга керә. М.Әхмәтҗанов. Безнең полктан да Кировоград тирәсендәге авыллардан мобилизацияләнгән кешеләр берәм-берәм качып беттеләр. Ә.Галиев. Ул [Суфия] рәсми рәвештә мобилизацияләнмәсә дә, үз ирке белән шәфкать туташы сыйфатында холера баракларының берсендә эшләргә теләк белдерде. А.Расих

Мобилизацияләнеп бетү Барысы да мобилизацияләнү, тулысынча мобилизацияләнү

Мобилизацияләнеп тору Хәзер мобилизацияләнү; әледән-әле мобилизацияләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә