МОБИЛИЗА’ЦИЯ и. фр. 1) Хәрби хезмәткә яраклы кешеләрне солдат хезмәтенә алу. Башта 1905–1918 елгыларга мобилизация игълан ителде. Г.Якупова. Шактый авыл кешеләре мобилизациядән качып котылса да, юаш Гариф (аны шулай дип йөртәләр) андый юлга бармый. М.Әхмәтҗанов

2) Кораллы көчләрне сугышчан хәлгә күчерү. Алай-болай мобилизация башланса, офицерлар ике дивизиягә җитәрлек, ә солдатлар, сержантлар запастан чакырыласы икән. Р.Кәрами. Кызыл Армияне мобилизация юлы белән тулыландыруга күчү, интервентларга һәм акгвардиячеләргә каршы көрәшүче совет гаскәрләренә җитәкчелекне үзәкләштерү өчен, Көнчыгыш фронт оештыру һәм бу фронтны мөмкин кадәр көчәйтү --- һәм башкалар – шундыйлардан. Казан утлары

3) Халык хуҗалыгының барлык тармакларын сугыш максатларына җавап бирерлек хәлгә күчерү

4) күч. Барлык көчне, кешеләрне нинди дә булса ашыгыч эш башкару, мөһим бурыч үтәү өчен туплау, оештыру эше. Мобилизация игълан ителде. Дошман тылына яшерен агитаторлар җибәрергә карар кылынды. Р.Мөхәммәдиев. Безнең партия, минем кебек крестьян арасыннан килеп чыккан членнарга мобилизация үткәреп, авылларга чыгарды. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә