МИЯУЛА’У ф. Мияу-мияу дигән яки шуңа охшаш авазлар чыгару. Сабира карчык нигезендәге бердәнбер җан иясе – мәчесе Каракайның ишекне тырный-тырный мияулаганына уянып китте. Р.Шәфигуллин. Ул [Габделнур] аны өзек-өзек чыгара, тавыш исә сызгыруга түгел, ә нәкъ мәче мияулаганга тартым иде. Р.Кәрами. Шулвакыт якында гына мәче мияулаган тавыш ишетелде. М.Әмирханов

Мияулап алу Бераз мияулау. Иске мәчет урынында парлашып утырганнар [эт белән мәче]: берсе кызганыч тавыш белән мияулап алса, икенчесе аны юатырга теләгәндәй шыңшып-шыңшып өреп куя. Р.Галиев. Әтәч кычкырып, эт өреп куя, трактор-фәлән тавышы ишетелә, бәлки, мәче мияулап аладыр, бала-чага көлгәне яңгырыйдыр; кыскасы, авыл иртәсе. Ә.Гаффар

Мияулап җибәрү Кинәт мияулый башлау. Шулчак песием мияулап җибәрмәсенме! Сабантуй

Мияулап кую Бер тапкыр мияулау. Кичке салкынча һава үзен караңгылык белән уравын тоеп, ул кызганыч итеп мияулап куйды. Н.Каштанов. Гайфи шаярып мәче булып мияулап куя, Суфия куркып китә, мәче бар дип, өстәл асларын карый. Г.Зәйнашева

Мияулап йөрү Анда-санда мияулау

Мияулап тору Бертуктаусыз мияулау; сөйләү моментында мияулау. --- балалаган кыргый мәче биш баласын урманнан боларның ишеге төбенә ташыган да өйгә, ягъни балаларын җылыга кертүне үтенеп, ишек төбендә мияулап тора, ди. Г.Бәширов. Тимерхан өстәл астында мияулап торган песигә калҗа бирде. Р.Вәлиев

Мияулый башлау Мияуларга тотыну. Мине күрүгә мияулый башлый Йомшаккай. Ялкын

Мияулый бирү Бернигә карамыйча, озак вакыт дәвамында мияулау. Сөт тә салдым, кибеттән алган ризыгын да бирдем, барыбер мияулый бирә бит җүнсез песи. А.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә