МИЯ’У иярт. Мәче кычкырган яисә мәче тавышына охшаш авазны белдерә. Әгәр бу мәҗлестә минем шикелле берничә яшьләр булса, ахун сөйләгәндә, һәммәсе беравыздан мырау-мырау, мияу кычкырып, мәче музыкасы уйнаячаклар иде. Г.Тукай. Медицина училищесына имтиханнар тапшырып, бүлмәмдә ямансулап ята идем, берсе, ишекне сыза гына ачып, мияу, диде. Н.Гыйматдинова |