МИШУРА и. гар. 1) Тегү эшендә кулланыла торган алтын яки көмеш йөгертелгән юка металл җеп; алтын яки көмеш төсле юка тасма. Һәм ул чыннан да шулай булды: бер уч кәнфит, прәннек белән читенә ак мишура ука тоткан чуклы яшел миткальдән эшләнгән, башка чап итеп ябышып ята торган бер яшел миткаль кәләпүш миңа да эләкте. Г.Камал. Калфакны да мишура белән түгел, ә энҗе белән бизәгәннәр. Б.Рәхимова 2) Төрле төсле ялтыравык тасмалар һәм шулардан эшләнгән чыршы бизәү әйберләре. Мишура һәм яңгыр сыман гирляндалар турында да онытмагыз. Сабантуй. Сәйләннән үреп ясалган, түбәсенә кызыл йолдызчык куелган һәм вак төймәләрдән ясалган мишура белән бизәлгән чыршы күргәзмә дәвамында күпсанлы халыкны үзенә җәлеп итеп торды. Ватаным Татарстан 3) күч. Алдый торган, ясалма, ялтыравык матурлык. Башкалары фон өчен, коллегиальность дигән мишура өчен генә ---. Т.Мөбарәков. Аерым башкаручыларның табигый талантын таныган хәлдә дә, «Татар моңы» конкурсының иң зур хатасы нәкъ шунда – моң дигән идеяне мишура (татарчасын тиз генә таба алмыйм) чүбенә батыруда. Ватаным Татарстан |