МИШЕНЬ и. фар. 1. 1) махс. Ату күнегүләре ясаганда, төбәү ноктасы билгеләнгән махсус предмет, сурәт; мәрәй, һәдәф. Габделнур, сул күзен йомып, еракта күренгән мишеньгә – мәрәгә төбәп, командирлар өйрәткәнчә атып җибәрде. Р.Кәрами. Аның [атның] шушы күркәм сыйфатлары --- чабып барган шәпкә ат өстендә «кайчы» ясап, артка борылырга һәм мишеньгә төбәп мылтыктан атарга мөмкинлек бирде. Р.Сафин

2) Ату объекты. Һәммә ук та мишеньгә тими. Мәкаль. – Болай син ак таракан күк. Тере мишень! – диде Дәгъвә. Ш.Рәкыйпов. Солдат тиз генә аңга килеп, юан каен артына сузылып ятты, ул үзенең немец өчен иң кулай мишень икәнен аңлаган иде. Казан утлары

3) күч. Мәсхәрәләү, тәнкыйтьләү, җәфалау объекты; бар авырлыкны үзенә алучы. Теткәләнә, туза бик тиз: Мишень бит безнең йөрәк. Ф.Яруллин. Оһо, АКШ армиясе! Бу инде рус шпионнары өчен әкәмәт кызыктыргыч мишень була ала! Р.Вәли

2. с. мәгъ. 1) Ату объекты булган

2) күч. Авырлыкны, җаваплылыкны үзенә алучы. Такташны мишень итә, дип ачынып яза автор. Т.Галиуллин. Гормоннарның беришеләре билгеле бер органнар системасына күбрәк тәэсир итәләр. Андый органнарны мишень органнар дип атыйлар. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә