МИШӘ’РЧӘЛӘП рәв. Мишәр акценты белән, мишәр диалектында. Илсөясе дә, Камиләсе дә болай ярыйсы икәннәр, мишәрчәләп әйтмешли, «ничавалар», әмма дә Нәфисәгә җитмиләр шул. Ф.Яхин. Кыенсыну, ятсынуның тамчысы да юк бу балада, җырла дигәнне дә көтмичә, кычкырып мишәрчәләп җырлап та җибәрде... Казан утлары. – Ниндирәк кеше иде ул? – дигән соравыма каршы Фәйзи ага җыелыбрак утырды, күкрәгенә сулыш җыеп, Туишев роленә керде, мишәрчәләп сөйли башлады ---. Татарстан яшьләре |