МИШӘ’РЧӘ рәв. 1. 1) Мишәр диалектында. Ул гармунчы мишәр дә Тукайның капельмейстерлыгы тәхтендә без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунны әйттерә, үзе уйнаганда, хатыннар тавышы берлә мишәрчә әллә нинди урам җырлары җырлый башлады. И.Газиев. Матур кызның телне ватып мишәрчә сөйләшмәве тагын да табигый хәл сыман кабул ителде. Ф.Яхин

2) Мишәрләргә хас булганча. Беренче җыентыгында тупланган шигырьләрендә Фәниснең гаделлек сөюче каләм иясе булуы да, шактый төртмәле-чәнечкеле тел иясе икәнлеге дә, мишәрчә үҗәтлеге, горурлыгы да абайлана. Шәһри Казан

2. с. мәгъ. Мишәр диалектына караган. Тора-бара күнектек тагын: үзебез дә мишәрчә сүзләр кыстырып сөйләшә башладык. Ә.Рәшит. Төрле йолалар турында сөйләгәндә, җыр-такмазалардан мисаллар китерә, аларны көлкелерәк итәр өчен, мишәрчә әйтелештә яңгырата [Якуб ага]. М.Госманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә