МИШӘРСТАН и. шаярт. Көнбатыш диалект вәкилләре яши торган өлкә, район. Егерменче гасыр башы иҗтимагый тормышыбызның бер мөһим үзенчәлеге төрле җирләрдә, чит өлкәләрдә яшәүче татарларның Казанга тартылуында иде. Әйтик, башкорт якларыннан Галимҗан Ибраһимов, Мирхәйдәр Фәйзи, Себердән Габдерәшит Ибраһимов, безнең мишәрстаннан Заһир Бигиев, Шәриф Камал, Һади Такташ, Фәхрелислам Агиев, Кәрим Тинчурин, ниһаять, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмиләр… М.Госманов. «Мишәрстан башкаласы»нда яшәп тә, безнеңчә «сүләшмичә», әдәби телдә аралашуына күрә, шул хакта ачыкламакчы булып сүз катам. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә