МИШӘР и. Татар теленең көнбатыш диалектында сөйләшә торган этник төркем һәм аның бер кешесе. Ә мишәрләр, дөресен әйткәндә, сөйләргә дә, эшләргә дә маһир. Г.Ахунов. Шулай ук аңа бу эшендә милләтнең берләшүенә комачаулый торган «типтәр», «мишәр», «керәшен» кебек этнонимнарның һәм җирле атамаларның татарлар арасында киң таралуы да тәэсир итә. А.Юзиев. Шулай да алар – Хөрмәт, Сергач мишәре Атаулла, Ырынбур егете Шәрип, Габделнур һәм тагын берничә татар егете – көн саен спортзалда көрәш оештыралар. Р.Кәрами |