МИЧЧЕ и. 1) Мич чыгаручы, мич салучы. Көннәр көзгә авышканлыктан, нәселләре белән укымышлы дин әһелләре һәм алтын куллы миччеләр вәкиле булган Вәли хәзрәт Фәтхуллинга дилбегә буе чират иде. Т.Нәҗмиев. Миннән, билгеле, чын балта остасы да, чын ташчы да, мичче дә, калайчы да чыкмады. Н.Фәттах. «Харис кебек миччеләр тирә-якта бармак белән генә санарлык, ул чыгарган мичнең җылысы әле икенче көнне дә суынмаган була», – дип сөйләрләр иде аның турында. Г.Бәйрәмова

2) Мич янында эшләүче, мичкә ягып торучы; русчасы: истопник. Мичче дигәч, хатын-кыз затыннан булса да, олы гәүдәле кеше күз алдына килә. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә