МИ’Ч ТӨБЕ и. Мичнең көймәсе астындагы утын, күмер ягыла, камыр ашлары пешергәндә, табалар куела торган түбәнге аркылы өлеше. Ипи көрәге – юкә агачыннан ясалган почмаксыз көрәк. Моны бары тик мич төбенә ипи камыры утырту өчен генә кулланалар. М.Мәһдиев. Аннан пумала белән калган күмерләрне җыя, мич төбе тәмам күмер тузаныннан арынгач, түгәрәк камырларны агач көрәк белән мич төбенә тезеп чыга ---. Д.Гайнетдинова |