МИ’ЧМАН и. ингл. 1) Хәрби диңгез флотында хәрби хезмәт вакыты тәмамланганнан соң да, үз теләге белән хезмәттә калучыларга бирелгән дәрәҗә һәм шул дәрәҗәне алган кеше (офицер ярдәмчесе). Халык чуар: тоташ кара киемле булсалар да, коры җирдә хезмәт итәргә мәҗбүр, кайчандыр күбесе хәрби-диңгез училищеларын тәмамлаган көяз офицерлар һәм төрле сәбәпләр аркасында үзләре теләп хәрби хезмәтне дәвам итүче мичманнар, яшькелт төстәге армия формасы кигән лейтенантлар һәм старшиналар ---. Р.Кәрами 2) Беренче офицер дәрәҗәсе һәм шул дәрәҗәдәге офицер (рус һәм башка кайбер флотларда). Карт мичман нәкъ шул вакытта кубрикка керә, утыра һәм, янчыгын чыгарып, тәмәке төрә. М.Мәһдиев. Өлкән мичман капитанның ышанычлы кешесе, таянычларының берсе икән ләбаса… К.Кәримов |