МИЧЛЕК с. 1. 1) Мич салырга җитәрлек; мич чыгарырга әзерләнгән. Мичлек кирпеч сугарга иде исәп. М.Галәү 2) Мичкә ягарга җитәрлек; мичкә ягарга әзерләнгән. Утын сараенда мичлек утын әзерләгәндә, Мөби кыскача гына хәлне аңлатты. М.Мәһдиев. Менә сез җыйган ботаклардан күп булса ике мичлек утын чыга. Авыл офыклары 2. и. мәгъ. Мич салырга, мич чыгарырга дип әзерләнгән, шуңа билгеләнгән материал. Мичлекне аерым өяргә кирәк |