МИЧКӘЛӘП рәв. 1) Мичкә белән; мичкәләр исәбе белән. Кирәк чакта капчыклап, кирәк чакта мичкәләп дигәндәй, балыкны ташып торды. Ф.Яруллин. Суны ике чакрым арадан, Габдерәшит бабай күрсәткән күлдән, мичкәләп ташымаганнардыр лабаса! А.Тимергалин

2) күч. Бик күп. Кара болыт та ашыга, мичкәләп коя-коя!.. Р.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә