МИЧКӘ и. рус 1) Тимердән, агачтан һ.б. материалдан цилиндр формасында яки кабарынкы корсаклы, ике башы да яссы төпле итеп эшләнгән зур савыт, чәпчәк. Бер чакрымга якын җирне әллә нәрсәләр белән тутырганнар: калай мичкәләр, зур пыяла балоннар; тау-тау өелгән тоз, тагын әллә ниткән ташлар, мәгъдәннәр. Ш.Камал. Әрҗәләр, мичкәләр, урам һәм мунча себеркеләре, йөзләрчә тонна ылыс оны [ясыйлар]. М.Хәсәнов. Теләгәннәр шәраб эчкән мичкәсеннән, теләгәннәр ит кимергән түшкәсеннән. Ф.Яруллин

2) сөйл. Сыеклык үлчәү берәмлеге (кырык чиләк сыеклык күләменә тәңгәл)

Мичкә кебек Бик зур, юан. Кая танысын, еллар адәм баласын үзгәртә, әнә миннән – нечкә билле кыздан – мичкә кебек юан хатын ясады. Н.Гыйматдинова. Мичкә корсак 1) Юан корсаклы кеше. Күрче, бай – мичкә корсак! – эш итә миллион белән, Сәүдәсе һәр җир белән, куйлар, тире һәм йон белән. М.Фәйзуллин. Беләсеңме, мичкә корсак, Хуҗа сине ник ярата? Ф.Яруллин; 2) Эчкече



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә