МИ’Ч БАШЫ и. Әйберләр киптерү яки йоклау өчен ясалган мич өстендәге махсус мәйданчык. Мич башында шалкан пешми. Мәкаль. Мичкә якмады, ашарга пешермәде, киез катасын аягына элеп, почмактагы чапчактан бакыр чүмеч тутырып суык су эчте дә, иске тунын ябынып, һаман мич башында ятты [Бибинур]. А.Гыйләҗев. Кайчандыр Зарифа бу баскычлардан үзе генә дә бик иркенләп төшә, комган тотып ишегалдына чыга һәм, намазлыкта дога кылып алганнан соң, тавыш-тынсыз гына мич башына үрмәли иде. Р.Әбүбәкерова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә