МИЧӘҮЛӘ’Ү ф. Мичәп җигү; мичәүгә, янга җигү. Һәйбәт артлы, бөркүле чаналарга парлап та, мичәүләп тә җигелгән атлар очраштыргалый. М.Хәсәнов. Сарай ишегалдында күпсанлы олаулар, мичәүләп җигелгән бер ишләр. М.Хәбибуллин. Бу дүртәр сажинлы агачларның авырлыгы егерме-егерме биш потлап булганга күрә, бер чанага мичәүләп ике ат җигелә һәм аны ике йөкче илтә иде. Т.Нәбиуллин Мичәүләп кую Мичәүләнгән хәлгә китерү. Атларны мичәүләп куйды да тәмәкесен кабызды әти. Казан утлары Мичәүләп тору Даими мичәүләү; хәзер мичәүләү. Ишегалдында атларын мичәүләп торган абыең мин кергәнне күрми дә калды ---. А.Нуруллин |