МИЧӘ’Ү I и. 1) Ике яки өч атны бергә җиккәндә кулланыла торган каеш перәшкә; русчасы: постромки. Ул да булмый, төпкә озын яллы кара ат, мичәүгә тимер күк җиккән тарантас ишегалдына бик кызу гына килеп тә керде. Ә.Еники. Танкистлар танкларын бер-бер артлы, мичәүгә җигелгән атлар шикелле алып барганнар ---. Г.Әпсәләмов. Мичәүдә, авызлыгын чәйнәп, башын кырыйга каерганнары – татар һәм монгол атлары. М.Галиев 2) күч. Ярдәмче, булышчы. Өй эчендә ничәүсең – бер-береңә мичәүсең. Мәкаль 3) күч. Тагылма, койрык, иярчен. Тинчуринның хатыны Шаһбазгәрәй Әхмәров кызы Заһидә шәхесе сезне кызыксындырмый бит, так себя, Тинчурин шәхесенә мичәү буларак кына кирәк мин сезгә... Р.Батулла ◊ Мичәү аты Ярдәмче көч. Ә хуш күңеллелек – буш күңеллелекнең мичәү аты. Татар әдипләре. Мичәүгә җигү Үзенә бәйле итү; берәр эштә, хезмәттә ярдәмче итеп файдалану. [Тимери] Нәфисәнең картлар янында салам кыстыруын ишеткәч: «Кара безнең киленне, картларны ничек итеп мичәүгә җигеп куйды!» – дип, мыек астыннан көлеп утырды. Г.Бәширов. – Мичәүгә җигәргә уйламыйсыңдыр бит? – Редактор урыны буш. Ф.Садриев. Мичәүдә бару Нинди дә булса эштә ярдәмче көч булу. Мичәүдә барганнар кайвакыт күренмичә дә кала торган була шул... Казан утлары. Мичәүдә баручы Ярдәмче; өстәмә көч. Без монда төп көч түгел – мичәүдә баручылар гына. Г.Әпсәләмов. Мичәүдә тарту Башкаларның эшен эшләү, кирәкмәгән эшкә ярдәм итү. Аның [әтинең] җыен-җыентык, тәмам яраксызга әйләнеп беткәннәр белән бер тәртәгә керәсе, әтрәк-әләмне мичәүдә тартып барасы килмәде. Ә.Гаффар |