МИ’Ч АРТЫ и. Мич белән стена арасындагы урын. Ни генә әйтмәсеннәр, мин, борынгы киленнәр кебек, мич артына гына сыя алмыйм. Г.Бәширов. Әнисе чәй хәстәрләп йөргән чакта, ачык ишектән түр якның мич артына кереп, чаршау артыннан өлкәннәрнең сөйләшүен шыпырт кына качып тыңлап торган Мирсәетнең йөрәге кысып-кысып куйды шул чагында. Р.Мөхәммәдиев. Ахырдан әнисенең киленлек чаршавы белән «мич арты» кебек бер нәрсә бүлеп аласы. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә