МИ’Ч АЛДЫ и. 1) Мичнең авызы урнашкан ягы. – Хатының кайда соң? – Кемнеңдер мич алдында күмер ашый, – диде Алексей ---. Х.Камалов 2) Идәннең мич авызы турысындагы өлеше. Озакламый балалар да чыгып китте, мич алдына, идәнгә утыртылган самавыр гөрләргә тотынды. Н.Фәттах 3) сөйл. Өйнең кухня итеп файдаланыла һәм аш-су пешерелә торган өлеше. Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март аеның кояшта җемелдәгән кар диңгезен, мич алдында ризык әзерләп йөргән әнинең нурлы йөзен хәтерләтә. М.Мәһдиев. Йокыдан торып, мич алдында әнкәй калдырган ризыкны ашагач та шул эшләргә керешәм. Ә.Баян |