МИ’Ч АВЫЗЫ и. Мич эченә утын, ташкүмер һ.б. ягулык салу, таба-чүлмәкләр кую өчен зур тишек. Коры утын гөмбәзгә сыймыйча аңа таба ыргылды, ул [Бибинур], утның мәңгелеге алдында сихерләнеп, керфек тә какмыйча байтак карап утырды: мич авызындагы корымга ут капты. А.Гыйләҗев. Аннары ул бишмәтен ишек катындагы чөйгә элде дә сөякләренә кадәр туңган гәүдәсен мич авызына ук китереп җылынырга кереште. З.Хөснияр. Ләкин тимер рәшәткәле тәрәзә уемы утсыз мич авызы кебек караеп торуында булды. З.Фәтхетдинов |