МИЧ и. рус 1) Бинаны җылыту, аш-су пешерү өчен, кирпеч яки тимердән эшләнеп, утын, күмер, газ һ.б.ш. белән ягыла торган җайланма. – Минем бу йортка кергән расхут инде, – диде ул, эш бетереп, мичкә ягып, осталарны һәм морҗачыны сыйлаган көнне, кулына стакан тотып. М.Мәһдиев. Калтыранган куллары белән мичтәге утыннарны тергезеп җибәргәнче, шактый гомер үтте. З.Хөснияр

2) Газ, электр, яисә микродулкыннар ярдәмендә эшли торган аш-су пешерү өчен көнкүреш техникасы. Өлкән механик микродулкын белән эшли торган мич кочаклаган. М.Юныс. Табага майланган кәгазь җәеп, өстенә бисквит камырын агызалар да газ мичендә пешерәләр. Мәдәни җомга

3) Технологик процесслар вакытында материалларны эретү, кыздырып эшкәртү өчен хезмәт итә торган корылма. Бер ел буе газда эшләгәндә, Җитез булганмыдыр эшендә. Хәзергесе көндә Сары Хисмәт Чуен эретә домна мичендә. Ш.Маннур. Реторта эчендә дә металл рудаларын күмер ярдәмендә металлга әверелдерә торган исәпсез-хисапсыз металл эретү мичләрендә мең еллар буена булып килгән хәл кабатланган. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр

4) Җылылык энергиясеннән файдалана торган механизмнарның ягулык бирелә торган өлеше. Каршыда, астарак, паровоз мичендә кып-кызыл булып күмер яна. Н.Фәттах. Ә паровоз мичен чистартырга күпме көч кирәк? Р.Мирхәйдәров

Мич башына менәр вакыт җитү Картаю. Мич башына менәр вакыт тиз җитә икән ул, оланнар ---. Сөембикә. Мич башыннан төшмәгән Дөнья күрмәгән, тәҗрибәсез. Мич башыннан төшмәгән башың белән сөйләнеп торма әле, дип төртеп кенә җибәрде аны агасы. А.Шамов. Мич башына менү Ялкаулыкка сабышып, эштән, хезмәттән читләшү, качу. Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына. Г.Тукай. Мич башында таракан санап яту к. мич башында яту. Мич башында яту Эшләми яту, ялкаулану. Андый салкын көндә акыллы кеше мич башында гына ята, ә без тинтәкләр базарда йөрибез. И.Гази. Мич тарту Мич узгач, күмерен алу, морҗасын ябу. Моны (таба ипиен) мич тартыр алдыннан, күмер төшкәч пешерәләр. М.Мәһдиев. Мичтә йодрык кадәр алтынсу күмерләр ялкын бәрә, мичне тартыр алдыннан гына күәс чиләге дә инде ташырга әзерләнә (димәк, камыр уңган!), аны учлап алып «әпәләп» ясарга, бадьянга урнаштырырга кирәк, ләкин шул арада әле таба ипие пешереп алырга кирәк. М.Мәһдиев. Мич томалау Утын янып беткәч яисә газ ягулыгы килүне туктаткач, мичне ябу. --- Өйгә әллә бүрәнәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр. М.Мәһдиев. Мич уздыру Мичкә бәйле эшләрне төгәлләү; мунча мичен өлгертеп, томалап кую. Ул табын хәзерләште, мичне уздырып, тәрәзәдәге такталарны алды. К.Нәҗми. Мунча мичен уздырдым, озакламагыз, дип калды әниләре. Казан утлары. Мич үрләтү Мичкә ягып җибәрү; мичне кабызып җибәрү. Мич үрләтеп маташкан әнисенә сокланып карап торды ул. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә