МИҺМАН и. фар. сир. Кунак. Әмма сез, әй, ул Мөхәммәднең шәкерт миһманнары! Санлаңыз пәйгамбәремне: сез аның угланнары. С.Сүнчәләй. Сакманов – туйда иң кадерле миһман. Т.Галиуллин. Син мең биш йөз дә унынчы ел кышында әниең Нурсолтан ханбикә белән, сараема килеп, айлар буе миһман булган идең. В.Имамов |