МИҺЕРБАНСЫЗЛАНУ ф. Миһербанлылык сыйфатларын югалту; миһербансызга әйләнү. Бигрәкләр дә пычранганбыз, гөнаһка батканбыз, миһербансызланганбыз, йөзебезне үк югалта барабыз икән бит. Р.Шәрәфиев

Миһербансызлана бару Торган саен ныграк миһербансызлану. Отыры миһербансызлана барган яшәешебез авыру яисә имгәнгән балалар, аларның якыннары аша тагын да җетерәк ачыла икән шул. Казан утлары

Миһербансызлана башлау Миһербансызлык билгеләре сизелү. Яшьләр миһербансызлана башлады

Миһербансызланып бетү Тәмам миһербансызга әйләнү

Миһербансызланып килү Әкренләп миһербансызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә