МИҺЕРБАНЛЫЛЫК и. Шәфкатьлелек, мәрхәмәт, яхшы күңеллелек. Бер якта – шыксыз чынбарлык, җан өшеткеч ятимлек, әхлаксыз бәндәләрнең чиркангыч гамәлләре, икенче якта – сабыйлар язмышын үз җаннары аша уздырырга сәләтле мәрхәмәтле затлар, игелекле ниятләр, шәфкатьлелек, миһербанлылык... Ф.Бәшир. Мондый үзара миһербанлылык куяннар арасында шактый киң таралган. Кызыклар дөньясында. Гаиләдә эшкә мөкиббәнлек, татулык, миһербанлылык хөкем сөрә икән, димәк, яшь буын шуны кабатлаячак. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә