МИҺЕРБАНЛЫК и. ялг. к. миһербанлылык. Ниндидер күзгә күренмәс көчләрме, әллә өлкән кешенең миһербанлыгы, зирәклеге булдымы, язмыш дигәнең бу юлы да имәннең гомерен һәлакәттән йолып калды. Р.Низамиев. Шушы олпат җиһангирның оныгы – Алтын Урда дәүләтен бар иткән Бату хан да зирәклеге, тәвәккәллеге, миһербанлыгы белән дан тоткан. М.Әмирханов. Урталарына бер уч көнбагыш килеп төшкәч, җим исен сизеп, тыныч кына миһербанлык көтеп йөргән күк күгәрченнәр гаиләсендә этеш-төртеш башланды, әтәчләре чукышырга тотынды. К.Кәримов |