МИҺЕРБАНЛЫ с. 1) Шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле, яхшы күңелле. Ни генә димә, хатын-кыз заты ир-атка караганда миһербанлырак. Г.Ахунов. Рабигадай нечкә күңелле, сизгер, саф, миһербанлы йөрәкләр генә риваятьләргә кереп калырлык итеп ярата ала. М.Маликова

2) Шәфкать, мәрхәмәт белдергән. Аның карашы миһербанлы, изгелек нурлары чәчә аның күзләре. М.Хуҗин

3) күч. Рәхимле, шәфкатьле; җайлы, мәшәкатьсез, уңай. Шулчак Заһидә туташ сүзгә катнаша: – Ничек инде иң миһербанлы дин католиклар дине булсын?! – ди яшь кыз. Р.Батулла. Еллар миңа миһербанлы булды. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә