МИҺЕРБАН и. фар. Йомшак күңел, мәрхәмәт, рәхим-шәфкать, кешелеклелек. Ата-бабадан калган миһербан үзе шулай куша. Ә.Баян. Даладан миһербан көтеп булмый, иң башлап ипле мөнәсәбәт кирәк аңа... М.Хуҗин. Карап торам, күзеңдә мыскал да миһербан әсәре юк бит син шайтанның... А.Хәсәнов

Миһербан иясе Рәхимле, шәфкатьле, яхшы күңелле кеше турында. Режиссёрларның уңышына сөенә, яманына көенә торган киң күңелле, миһербан иясе була ул [К.Тинчурин]. Р.Батулла. Миһербаны килү Күңел йомшару, шәфкатьлеләнү. Әтинең миһербаны килде, соң булса да, үз хатасын тануын әйтте. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә