МИҺАҺАЙЛА’У ф. 1) Кешнәү. Айгыр кинәт миһаһайлап кешнәп җибәрде, һәм бераздан инде ул киң ботакларын җәеп утырган карт карама агачы күләгәсенә кереп туктады. М.Хәсәнов. Ат ал аяклары белән тибенеп алды, миһаһайлап кычкырды һәм салмак кына тирбәлә-тирбәлә һавага күтәрелде. Р.Хафизова 2) Ат кешнәвенә охшаган, миһаһай иткән авазлар чыгарып кычкыру яки ямьсез көлү. Ашыгыч эш белән барып ишеген ачсам, ат кебек миһаһайлап идәндә дүрт аякланып йөри, өч баласы менеп атланган... Ш.Галиев Миһаһайлап җибәрү Кинәт миһаһайлау. Шулвакыт, без чыкканны гына көткәндәй, кара айгыр миһаһайлап җибәрде. А.Гыйләҗев Миһаһайлап кую Бер тапкыр гына миһаһайлау. Мине күргәч, Карлыгач миһаһайлап куйды. Ялкын Миһаһайлап тору Сөйләү моментында миһаһайлау. Миһаһайлап торган атка таба карый да елмая, карый да елмая, бар шатлыгы шул гына диярсең ---. Азат хатын |