МИҺАҺАЙ иярт. 1) Ат кешнәгән тавышны белдерә. Сабый әйтә: – Миһаһай! – Мһау! Мһау! – ди бахбай... Л.Лерон

2) Ат кешнәвенә охшаш тавышны белдерә. Хатын-кызның шул инде, бервакытта да алар сиңа сөям, яратам дип әйтмәс, һаман боргаланыр-сыргаланыр, иһаһай да миһаһай килер. Т.Гыйззәт. Чаптырып агач атта, Карамыйча як-якка, «Миһаһай!» – дип шатланып, Энем килә атланып. Р.Шәехова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә